Сочинение / Минем яраткан шөгылем
Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам.
Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде.
Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым.
Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән.
Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез!
<span>Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем. </span>
Ответ:
Объяснение:
Когда я выросту я хочу быть ветеринаром. Так как я очень сильно люблю животных. Или же детским врачом, мне эта профессия тоже очень нравиться. Возможно в будующем нам не прийдёться ничего делать, но тогда жизнь станет очень скучной.
Рассказ Белла-печорин стыдился своего поступка и чувствовал некоторую вину.
Бедные люди-макар девушкин писал письмо в котором очень сильно извинялся за свое предположение о том, что вера его любит.
мертвые души-главный герой чичиков натворил плохие дела с покупками и был неимоверно в этом виновен.
Помогите составить из букв: т,д,л,л,н,г,ь,а,о,у,и,н,о,т,и,п,ж немецкую пословицу про деньги
Игорь 2015
Жить нужно долго то, вот слова, а сама пословица как-то не собирается у меня