++++++++++++++++++++++++++++++
Человек загорает и его кожа меняет окрас.
Волшебное слово, три товарища,на катке,отомстила,хорошее,синие листья,Динка,Динка прощается с детством,Васёк Трубачёв и его товарищи (книга 1), Васёк Трубачёв и его товарищи (книга 2), Васёк Трубачёв и его товарищи ( книга 3),волшебная иголочка, кто всех глупее,почему.
Я пользывалась интернетом и книгами каторые я читала у этого автроп
Это деревья: ЕЛКА или ЕЛЬ выбирай как надо
Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
<span>Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме... Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!</span>